Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пассажир автобусының юл кырыена төшеп каплану сәбәбе билгеле булды [+фото]

Бүген иртән 7сәгать 56 минутта Лениногорскидан 6 километр ераклыкта рейс автобусы ауган, дип язган идек. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Автобус Әлмәт шәһәре юнәлешенә бара торган булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче юл кырыеннан әйләнеп үтәргә ниятләгән һәм вак ташта тиешле дәрәҗәдә идарә итә алмаган, шунлыктан кюветка төшеп киткән.

Һәлакәт вакытында салонда 17 кеше булган. Алар автобустан түбәсендәге авария люгы аша чыкканнар.

Бер пассажирны кабыргасы сынуда шикләнеп, Бөгелмә үзәк район сырхауханәсенә озатканнар.


Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев