Татарстанда прокурорлар узган ел хезмәт хакы буенча 455 млн сум бурычны түләттерүгә ирешкән
Яңалыклар

Татарстанда прокурорлар узган ел хезмәт хакы буенча 455 млн сум бурычны түләттерүгә ирешкән

Татарстанда узган ел прокуратура таләбе буенча оешма хезмәткәрләренә тоткарланган хезмәт хакының 455 млн сумын түләгәннәр.

. Бу хакта республика прокуроры Альберт Суяргулов коллегия утырышында хәбәр итте, анда ведомство эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга планнар турында фикер алыштылар.

Түләүләр белән проблемалар 38 оешмада табылган. Бурыч 1 034 кешегә кагылган. Прокуратура бурычларны төрле ысуллар белән каплауга ирешә, шул исәптән цессия ярдәмендә – эш бирүченең йөкләмәләрен инвесторлар үз өстенә ала һәм хезмәткәрләргә акча түли.


Нет комментариев