Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда туган телдән имтихан сайлаучылар арткан

Туган телдән имтиханны 11 сыйныфларны тәмамлаучы 44 укучы сайлаган.

  Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды, дип яза Татар информ.

«Туган тел һәм әдәбияттан бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүче чыгарылыш укучылары быел күбрәк. Татар теленнән имтихан 28 майда узачак, аны 11 сыйныфларны тәмамлаучы 44 укучы сайлаган. Узган елга караганда, бу – 59 процентка артык. Шулай ук, 9 сыйныфларны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы сайлап алу хокукы бирелгән предметлардан туган телне сайлаган. Алдагы ел белән чагыштырганда, 100 кешегә күбрәк», – дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова

9 сыйныфны тәмамлау алдында торган 5,7 меңнән артык укучы татар теленнән имтихан тапшырырга ниятли. 70 бала – чуваш, 24 укучы – удмурт, 22 кеше мари теленнән имтихан бирергә теләк белдергән. Туган тел әдәбиятыннан имтиханны 12 укучы сайлаган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tugan-teldan-imtixan-sailaucylar-uzgan-elga-karaganda-kupka-artkan-5922171

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев