Татарстандагы бер транспорт компаниясе ришвәт өчен миллион сум штрафка тартылды
Ришвәт бирүчегә карата ришвәт бирү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаттылар. Ул судта карала.
Яр Чаллы прокуратурасы арадашчыга ришвәт биргән транспорт компаниясе җитәкчесенә карата җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2022 елдан 2023 елга кадәр ул арадашчыга 368 мең сум тапшырган. Бу акчалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә транспорт компаниясе йөк машинасының стационар һәм күчмә постлар аша тоткарлыксыз узуы өчен каралган.
Юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү турындагы маддә буенча оешмага карата җинаять эше кузгатылды. Фирмага миллион сум штраф салганнар һәм ике ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Ришвәт бирүчегә карата ришвәт бирү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаттылар. Ул судта карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев