Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла 80 яшендә 88 китап чыгарган

"Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе бара.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла 80 яшендә 88 китап чыгарган. Хәзерге вакытта "Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе бара.

Кичәдә чыгыш ясаучылар яңа басылып чыккан китапларны язучы иҗатының бик аз өлеше - "айсбергы" дип билгеләделәр.

Рабит Батулла үзенең гомере буе шәхесләр белән аралашуын әйтә, ун томлыкта нигездә документаль әсәрләр кертелгән.

Кичәдә әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, күренекле шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев