Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар судка чакыруны кабул итте

Район судының иртәме-соңмы һөнәр сайлауга бәйле тормыш планнары корачак яшь буын белән элемтәсе ныгый бара. Укучылар үзләре дә хөкем бинасына экскурсиягә киләләр, судьялар да мәктәпләргә очрашуларга йөри. Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенә күптән түгел җәмәгать судьясы Айгөл Шәймәрданова килде һәм V-XI сыйныфлар белән балалар хокуклары темасына кызыклы әңгәмә үткәрде....

Район судының иртәме-соңмы һөнәр сайлауга бәйле тормыш планнары корачак яшь буын белән элемтәсе ныгый бара. Укучылар үзләре дә хөкем бинасына экскурсиягә киләләр, судьялар да мәктәпләргә очрашуларга йөри. Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенә күптән түгел җәмәгать судьясы Айгөл Шәймәрданова килде һәм V-XI сыйныфлар белән балалар хокуклары темасына кызыклы әңгәмә үткәрде. Укучылар арасында җәмәгать судьясының сорауларына автоматтан аткандай чатнатып җавап бирүчеләр табылуы мәктәптә булачак юристлар, судьялар белем алуы турында сөйли. Айгөл Шәймәрданова үзе дә мәктәп елларында хокук, җәмгыять белеме буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнашкан, призер булган һәм йөрәге кушкан һөнәр сайлаган. Укучылар җәмәгать судьясының гадел хөкем йортына экскурсиягә чакыруын бертавыштан кабул иттеләр.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев