Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби операциядә зыян күргән балаларның ата-аналарына 100 мең сум түләнергә мөмкин

Россиядә хәрби операция зонасында зыян күргән балаларның ата-аналарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә тәкъдим ителә. Боерыкның тиешле проектын РФ Хезмәт министрлыгы әзерләгән, ул норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыккан.

Түләү күләмен 100 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Аларны 2022 елның 24 февраленнән яраланган һәм яңа төбәкләрдә яки хәрби операция зонасына якын төбәкләрдә – Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Орлов һәм Ростов өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Кырымда яшәүче 18 яшькә кадәрге балаларның гаиләләренә билгеләячәкләр.

Түләү һәр зыян күргән балага билгеләнергә һәм башка социаль түләүләр бирелгәндә исәпкә алынырга тиеш.

Шулай ук документ проекты төбәкләргә зыян күргән балалар өчен ел саен ял итү һәм сәламәтләндерү мөмкинлеген, кирәк булганда шифаханә – курорт дәвалануын күздә тотарга тәкъдим итә.

Документны ведомство РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләгән. Проект җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarbi-operaciyada-zyyan-kurgan-balalarnyn-ata-analaryna-100-men-sum-tulanerga-momkin-5874101

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев