Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялкау ирдән котылдым

Ипотекага фатир алганыбызга ике ел узды. Әле гаиләбез кечкенә, түләргә дә кыен булыр, диеп, бер бүлмәлене генә алып тордык. Анысына да алты мен сумнан артык түли башлаган идек, ай саен артып тора. Ике ел очрашып йөреп кавышкан иремнең дә сәер яклары үзен сиздерә башлады. Төзелештә эшли, безнеңчә шабашкада инде. Бригадаларында...

Ипотекага фатир алганыбызга ике ел узды. Әле гаиләбез кечкенә, түләргә дә кыен булыр, диеп, бер бүлмәлене генә алып тордык. Анысына да алты мен сумнан артык түли башлаган идек, ай саен артып тора. Ике ел очрашып йөреп кавышкан иремнең дә сәер яклары үзен сиздерә башлады. Төзелештә эшли, безнеңчә шабашкада инде. Бригадаларында дүрт кеше. Минеке ярдәмче кебегрәк йөри. Измә болгатып, кирпеч ташый. Минем янда гына масаеп сөйлшшә инде. Әллә ничә тапкыр алдап кайтардылар үзен. Эш бетереп, акча бүлешкәндә аңа гына килеп җиткәч никтер гел акчалары бетеп китә. Кеше ирләре кебек шабашкада эшләсә дә уч тутырып акча алып кайтып биргәне юк. Аптырагач берсендә "разборка"га үзем бардым. Синең ирең биш көннең өчесендә эшкә чыкмый бит, ничек итеп күп акча алсын ул, димәсенме бригадирлары. Ничек инде?! Ник көн саен эшкә дип чыгып киткән ир кайда йөри алайса? Бик тиз эзенә төштем мин моның. Әнисенә кайта да авыртам дип качып ята икән бу. Мәктәп укучысы дәрестән качып ятамени?! И-и-и шундый ялкау, ялганчы иргә чыгуыма хурландым. Әле беркөн, мин чирле, мин барыбер синнән иртәрәк үләм, фатир сиңа кала барыбер, ди. Көлсәң көл, еласаң ела. Артык гаҗәпләнүдән файда юк. Аның мәгънәсезлеген, үз-үзен генә яратуын аңлый башлаган идем инде. Кай җирен ошатып, ни диеп чыктым микән мин бу иргә?! Юк чирен бар итеп, көннәр бу диванда телевизор карап ятса ята, көе килмәсә айлар буе эшкә чыкмый. Әллә нинди ялкау бәндәләре бар икән дөньяның. Эш сөймәс ир белән гомер иткәнче, ялгызым яшим мин, дидем дә аерылыштым. Белемем буенча укытучы булсам да, кибеттә эшлим. Инглиз теле факультетында укыганлыктан, телне хәйран яхшы беләм. Башлангыч сыйныф укучыларына репетиторлыкка алындым. Ипотеканы ничек тә түләрмен, ялкау ирдән котылдым дип куанам.

Зәлия Фәесханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев