Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Чәчкә үз кызына ни өчен Весна дип исем кушуын аңлатты

Җырчы Чәчкә үз кызына Весна дигән исем кушкан. Мондый сәер исемгә ялкау гына гаҗәпләнмәде, бар матбугат "шарлтады". Күпләр баланы жәлләде. Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весна исемле кызы турында сораштырмый булдыра алмады. - Мин бик озак эзләдем исемне,...

Җырчы Чәчкә үз кызына Весна дигән исем кушкан. Мондый сәер исемгә ялкау гына гаҗәпләнмәде, бар матбугат "шарлтады". Күпләр баланы жәлләде.

Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весна исемле кызы турында сораштырмый булдыра алмады.

- Мин бик озак эзләдем исемне, - диде Чәчкә, - Башта татар исемен кушарбыз дип уйлаган идек. Эзләдек, эзләдек, бөтен интернетны актарып бетердек. Көтмәгәндә шундый исемгә тап булдык. Әлбәттә, татар исеме түгел. Әмма дә ләкин күңелгә ошады, чөнки менә кем әйтмешли... "Весна пришла", "Весна проснулась" дип әйтү, мәсәлән, бик матур бит, женственный... Женственностьне тагын да арттырыр өчен бу. Әмма бик йомшак түгел бугай, характеры хәзердән үк сизелә. Миңа охшагандыр инде, - диде яшь әни кеше.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев