Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

18 апрельдә - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне)

Бөтендөнья мәдәни мира­сын саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан 18 апрельдә Ха­лыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне, башкача әйткәндә, Бөтендөнья мирас көне билгеләп үтелә. Түбәндә районыбыз биләмәсендәге һәйкәлләр һәм тарихи объекталарны тәкъдим итәбез.

Тимершык авыл җирлеге:

Эзмә авыл җирлегендә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар 

Сатыш авылы музей мәдрәсәсе

Сатыш авылы мәдрәсәсе ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Мәдрәсәнең бинасы татар торак йорты тибы буенча, яхшы яктан яктыртылган сыйныфлар белән төзелгән. Фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары һәм татар халык сәнгате элементлары. Анда 300 дән артык шәкерт белем алган. Мәдрәсәне мәхәллә имамнары җитәкли.

Сатыш мәдрәсәсе реставрация ясалып, ул 2018нче елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлады. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихы, шулай ук Татарстанда һәм Россиядә мәдрәсәләргә багышланган бердәнбер музей булу – безнең горурлыгыбыз булып тора.

  Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елның 18 апреленнән башлап, ел саен билгеләп үтелә. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын дөньяның мәдәни мирасына, аның һәйкәлләренә һәм тарихи урыннарына җәлеп итү, бу мәдәни мирасның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искәртү.

 Иштуган авыл җирлегендә һәйкәлләргә тиешле игътибар бирелә. Территорияләре төзекләндерелә һәм тәртиптә тотыла.

Югары Симет авыл җирлегендә Бөтендөнья мирас көнен бәйрәм итү кысаларында Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар обелискы әйләнә-тирәсе  чистартылды.

Килдебәк авыл җирлегендәге һәйкәлләр

Килдебәк авыл җирлегенә кергән һәр авылда да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләр бар. Әлеге һәйкәлләр авылдашларыбыз – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улы һәм “Трейд Металл” оешмасы генераль директоры Галиев Илсур Ибрахим улы ярдәме белән эшләнделәр. Шулай ук, Килдебәк авылында “Дан” ордены тулы кавалеры, авылдашыбыз, Тимергалиев Корбан Тимергали улы хөрмәтенә бюст та урнаштырылган. Әлеге һәйкәлләрне бюджет оешмалары хезмәткәрләре, укучылар һәм авыл халкы һәрдаим тәртипләп, барлап торалар. 

Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда гомер кичерүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә исә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. Алар – әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исемен йөртүче һәйкәл, “Сабалылар – Бөек Ватан сугышында” мемориаль комплексы, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган стела һәм Урта Саба авылында сугышта катнашучылар истәлегенә куелган мемориаль такта. Алар һәрдаим яңартылып һәм төзекләндерелеп торыла.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Тулырак: https://saby-rt.ru/news/rayon/18-apreld-khalykara-ykllr-m-tarikhi-urynnar-kne-btendnya-miras-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев