Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

2025 елда район пенсионерларына 2 миллиард 772 миллион сум пенсия-пособиеләр түләнгән

Хәзерге көндә Саба районында 9856 граждан пенсия ала, шуларның 1644е хезмәт эшчәнлеген дәвам итә

 

  Бүген Россия социаль фондының   Саба районындагы клиент хезмәте бүлегендә  2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар билгеләү буенча йомгаклау җыелышы узды.

  Сөйләшүдә башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Кәримов, аппарат җитәкчесе  Ирек Гарипов,  Пенсия һәм социаль иминият фондының республика бүлеге белгече Ирек Хәбибуллин, райондагы социаль юнәлешле учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булганча,  Саба клиент  хезмәте 3нче  елын  Пенсия һәм социаль иминият фондларының берләштерелүе  шартларында эшли һәм Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе,   Теләче  районнарына хезмәт   күрсәтә. Эш нәтиҗәләре бүлек җитәкчесе Марат Мөгътәсимов чыгышында күрсәтелде. “Социаль фондның иң ихтыяҗлы хезмәтләренең берсе – пенсияләр билгеләү һәм түләү. 2025 елга гражданнарны пенсия белән тәэмин итү буенча куелган бурычлар вакытында һәм тулы күләмдә үтәлде.

Хәзерге көндә Саба районында 9856 граждан пенсия ала, шуларның 1644е хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Ел дәвамында 261 яңа пенсия билгеләнде, 735 өлкән кешенеке яңадан исәпләнде. Кереме яшәү минимумыннан (12 963 сум) түбән булган 533 гражданга ай саен федераль социаль өстәмә түләнде”, – диде җитәкче.

  Шуны да билгеләп үтик: инвалидлык буенча һәм туендыручыны югалту сәбәпле пенсияләр проактив режимда, ягъни гаризасыз, клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә билгеләнә. Пенсияләр ел саен инфляция дәрәҗәсен һәм пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып индексацияләнә.

 Агымдагы елда пенсиянең уртача күләме 22 784,28 сум, ә 2026 елда картлык буенча  24 393 сум тәшкил итә. Эшләүләрен дәвам итүчеләр өчен пенсияләрне индексацияләү яңадан торгызылды, шулай ук август аенда ел саен үткәрелә торган арттыру сакланып  калды.

Пенсия составына I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкән гражданнарны карау буенча өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә.

 Агымдагы елның гыйнварыннан күпбалалы аналарны дәүләт  ярдәме  белән тәэмин итү өлкәсендә үзгәрешләр кертелгән. Барлык балаларны карау чоры хәзер хезмәт стажына чикләүсез исәпләнәчәк. Әгәр әни һәр баланы бер ярым яшькә кадәр караса, ул пенсия коэффициентлары да алачак. Яңа кагыйдәләр барлык күпбалалы аналарга, шул исәптән пенсия алучыларга да кагыла. Узган елның декабрендә закондагы үзгәрешләр турында күпбалалы әниләргә аңлату эше үткәрелгән һәм 312 гариза кабул ителгән.

 Фондның районның социаль-икътисади хәленә керткән өлеше 2025 елда пенсияләр, пособияләр һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне финанслауның гомуми күләме 2 миллиард 772 миллион сум тәшкил итүе белән дәлилләнә.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү Фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Ата-аналар өчен төп ярдәм чаралары — ана капиталы һәм бердәм пособие.

Социаль фонд «Демография» милли проекты кысаларында ана капиталы программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Ул – бала туу белән бәйле иң зур күләмле социаль ярдәм чарасы. Ел саен  индексацияләнә, программа гамәлдә булган чорда аның күләме өч тапкырдан күбрәккә арткан.

Агымдагы елда ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнде: беренче балага — 729 мең, икенчесенә – 963 мең сум.

 “Клиентлар хезмәте – Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият бүлегенең структур бүлекчәсе. Төп бурычы — гражданнарны квалификацияле кабул итү һәм дәүләт хезмәтләрен алуда ярдәм күрсәтү. Көн саен 30дан артык кеше мөрәҗәгать итә, – дип дәвам итте Марат Мөгътәсимов. – 2025 елда барлыгы 6 981 мөрәҗәгать теркәлде, шул исәптән 2 320 язма гариза, 1 343е телдән бирелгән сорау. 2025 елда 120 документаль тикшерү үткәрелде, 143 белешмә бирелде. 2026 елга Клиентлар хезмәте алдында түбәндәге төп бурычлар куела: пенсия билгеләүгә документларны алдан әзерләү эшен сыйфатлы һәм вакытында тәмамлауны көчәйтү; Россия Социаль фондының электрон хезмәтләрен һәм сервисларын популярлаштыруны дәвам итү; дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру”.

  Бүлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәмне көчәйтүне,  санлы сервисларны үстерүне, гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерүне, социаль ярдәмнең адреслылыгын ныгытуны һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән яңа проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.

 Киңәшмәдә пенсия билгеләү бүлеге  башлыгы Наилә Сабирова, социаль  түләүләр  буенча  бүлек  начальнигы  урынбасары  Лилия Шәкүрова, ана капиталын  билгеләү бүлеге начальнигы  Гөлнар Шәфыйкова, Россия пенсионерлары берлегенең район бүлекчәсе рәисе Газинур Габделхаков чыгыш  ясады. Ирек Хәбибуллин бердәм  пособие билгеләүнең төп  кагыйдәләре белән таныштырды. Марат Кәримов нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге коллективына рәхмәт белдерде. Тормышка  көннән-көн ныграк  үтеп керә барган ясалма фәһемнең киләчәктә күп  кенә  операцияләрне  үз  өстенә алачагына  басым  ясап,  алга таба эшне боларны исәпкә  алып  оештыру  зарарлыгын да искәртте.

Җыелыш ахырында клиент хезмәте бүлеге хезмәткәрләренә Россия Социаль фондының республика бүлеге идарәсе Рәхмәт хатлары, Россия  социаль  фонды Дипломнары  тапшырылды. Клиент хезмәте белгечләре безнең актив абунәчеләребез дә. Шул  уңайдан “Саба таңнары” газетасы  мөхәррире  Рөстәм  Исмәгыйлов  бүлек җитәкчесе Марат Мөгътәсимовка “Татмедиа”  акционерлык  җәмгыятенең Рөхмәт хатын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев