Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Аҗаган-2023» уенында Икшермә кадетлары җиңде

Саба муниципаль районының «Рост» Шәмәрдән лицее базасында «Аҗаган - 2023» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының район этабы узды.

    Уенда Саба районы яшьармиячеләре командалары катнашты. Командалар «Россия тарихының сугыш сәхифәләре», «Яхшы сафта, көчле көрәштә», «Сәламәт тәндә, сәламәт рух», йөгерү кебек ярышларда һәм утлы корал белән эш итү ярышларында көч сынашты.

 Беренче урынны Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы, икенче урынны - Байлар Сабасы гимназиясе, өченче урынны -  Шәмәрдән лицее командалары алды. Ярышларда җиңгән укучылар һәм командалар грамоталар белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командага Кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев