Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Агрохимсервис” җәмгыяте һәм Россия Социаль фондының Саба районындагы бүлеге хезмәткәрләре өмәгә чыкты

Эш сәнәк-тырмага да, балтага да, бензин пычкысына да җитәрлек иде.

 “Агрохимсервис” җәмгыяте һәм Россия Социаль фондының Саба районындагы   бүлеге коллективлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында Сабинка елгасы яры буендагы Саба шәһәр җирлеге башкарма  комитеты  карары нигезендә  үзләренә беркетелгән территориядә өмә  үткәрделәр. Эш сәнәк-тырмага да, балтага да, бензин пычкысына  да  җитәрлек  иде. Бер җәй эчендә үсеп  өлгергән кыргый куакларны кисәсе-чабасы, корыган үләннәрне тырмалап капчыкларга тутырасы  булды. Күмәк хезмәт  белән ике  “КамАЗ”  чүп-чар  җыйналды. Бераз  яңгыр да  явып киткәннән  соң яр буе сафланып,  ямьләнеп  калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев