Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агымдагы елга коммуналь хезмәт бурычлары барланды

Коммуналь хуҗалык – ул аерым төр продукция җи­тештерүче оешма гына түгел, ә барыбызның да көндәлек көнкүреше белән бәйле тар­мак. Шуңа да “Саба күп­тар­маклы житештерү предприятиесе” ачык акционерлар жәм­гыятенең еллык хисап жые­лышы һәрвакыт район җи­тәкчесе катнашында уза.

Проблемаларны вакытында ачыкларга, ашыгыч хәл итү юлларын бергәләп билгеләргә кирәк. Кулланучылар көтми һәм коммуналь тармакта хез­мәт темпы – җәйме-кышмы – беркайчан да кимеми. Кар күп явуы сәбәпле, быел кол­­лективка көчәйтелгән ре­жим­да эшләргә туры килде. Предприятие директоры Илнур Хәбибуллин чыгышында әйтелгәнчә, бу кышта поли­гонга кар чыгару ике тапкыр арткан. Әле аномаль кү­ре­нешкә каршы тагын ай ярым чамасы каршы торырга ки­рәк булмагае. Җитәкче Урта Са­бада яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итүне иң җитди мәсьәлә буларак билгеләп үт­те һәм язга чыгу белән проб­леманы хәл итү юллары эзлә­нәчәген белдерде.

2021 елда халыкка һәм уч­реж­дениеләргә хуҗалык ба­лан­сындагы, диспетчерлык хез­мәтендәге, шулай ук арен­да­дагы 6 котельныйлардан 7 мең Гегакалориядән ар­тык жылылык бирелгән. Зур күләмдә ремонт эшләре баш­карылган. Җыелышта катнашкан район башлыгы Рәис Миң­неханов котельныйлар бу­енча гомумән алганда 20-30 процент артык ягулык тотыышын искәртеп, тепловизор ярдәмендә җы­лы­лык трассаларындагы югалтуларны ачыкларга, төгәл анализ ясарга, тармакның нәтиҗәлеген кү­тәрергә тәкъдим итте.

Җыелышта канализация чел­­тәре һәм чистарту корылмаларын тиешле дәрәҗәдә эшләтү, язын кар сулары ту­ла торган коеларны күчерү турында да сүз булды. Яңа чис­тарту корылмасы проектын да бүгеннән өйрәнергә ки­рәклеге әйтел­де. Шулай ук быел Сабада 143 мәйданчыкка куелачак 447 евроконтейнерга хезмәт күрсәтүдә дә башка районнарның алдынгы тәҗ­рибәсенә таяну сорала. Ил­нур Хәбибуллин чы­гы­шы­ның ахырында ассы­зык­лап әйткәнчә, пред­прия­тиенең иң зур байлыгы – про­фессиональ эшчеләр. Район башлыгы коллектив алдында торган бу­рычларга тукталып, кадрлар мәсьәләсендә киләчәкне дә кайгырту, Cаба аграр көл­лияте студентлары бе­лән элем­тәләрне тагын да ныгыту зарурлыгына да басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев