Алан-Елга авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыйдылар [фото]
Район яңалыклары

Алан-Елга авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыйдылар [фото]

Сабантуй  бәйрәме өчен бирнә җыю – борынгы Һәм  иң матур йолаларның берсе.

Буыннан-буынга күчеп килгән бу йола – бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.
ҖЧ “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре, авыл активистлары белән берлектә, Алан-Елга авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыйды.
Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы бәйрәмне тагын да ямьләндерде. 
Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык  итеп  оештырылган иде.


Нет комментариев