Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алкотестерлар ни сөйли?

Сабаның транспорт хәрәкәте туктап тормаган Тукай, Мәктәп урамнарында җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк. Автомобильләр күп йөргәнлектән генә түгел. Баксаң, шушы үзәк урамнардан руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар да шактый үтә икән. Полиция контроле аеруча көчле булуга карамастан ягъни. Июль, август айларында аек булмаган хәлдә идарә иткән 21 машина йөртүченең 5есе шушы урамнарда тоткарланган.

Мисалга, Югары Шытсудан 1974 елгы кешегә беркетмә көпә-көндез бер айда ике тапкыр исерек килеш руль артына утырган өчен төзелә. Аңа карата эш РФ Җинаять кодексының 264.1нче статьясы нигезендә кузгатылган. Шулай ук Сабаның Г.Кутуй, Һ.Такташ, Пушкин урамнарында да тоткарланучылар байтак. Шәмәрдәнгә килгәндә, җәяүлеләрнең Лермонтов, Фрунзе урамнарында машиналарга игътибарлы булулары сорала. Әйтик, 19 августта Лермонтов урамында иртәнге сәгать 7дә “Шевроле”дә барганда туктатылган 1990 елгы Ш. да алкотестер 0,3 промилле алкоголь барлыгын күрсәтә. Район чикләрен алсак, Иштуган-Лесхоз, Мишәбаш-Явлаштау юлларына Кукмара районыннан да исерек йөртүчеләр байтак килеп керә. Июль аенда Сабаның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган 1980 һәм 1984 елгы Кукмара кешеләренең алкотестер күрсәткечләре дә югары иде – 1 промиллегә җитә язган. Август аенда кулланылган спиртлы эчемлек күләме буенча рекордны 1987 елгы Саба кешесе куйды: 1,6 промилле. Бу инде кимендә 250 грамм аракы дигән сүз. Шулай да сыра гына эчкән идем дип акланырга тырышучылар байтак. Мисалга, 17 августта Сабада юл-патруль хезмәте инспекторлары туктаткан А., үзе сулап чыгарган һавада 1 промилле алкоголь була торып, беркетмәгә нибары 5 банка энергетик эчүен язган.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев