Әниләр тик шатлыктан еласын...
Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.
Күркәм, җылы чарага бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылган иде. (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Зал тутырып килгән, һәркемгә яшәргә көч-дәрт бирүче, тормыш маягы булган аналарны муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. “Иң матур, иң җылы бәйрәмнәрнең берсенә җыйналдык. Әниләр баланы дөньяга тудырган көннән аның һәр уңышына сөенеп, гомер буе кайгыртып яшиләр. Бүген залга җыйналган әниләрнең уллары, ханымнарның ирләре өч ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашалар. Безнең тыныч тормышыбыз өчен алар зур сынаулар үтәләр. Шундый егетләр тәрбияләгәнегез өчен без сезгә олы ихтирам сүзләребезне җиткерәбез һәм тирән рәхмәтебезне әйтәбез. Аллаһ сезгә сабырлык бирсен, егетләребезгә исән-сау гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын”, – диде Расих Закирҗанов үзенең тәбрикләү чыгышында.
Белгәнебезчә, махсус хәрби операциядә ил алдындагы бурычларын үтәүдә аеруча батырлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз хакында район хакимиятенә часть командирлары исеменнән Рәхмәт хатлары алына. Бәйрәм чарасында да 1234 нче мотоукчылар полкы командиры имзалаган хатта дүрт батыр якташыбыз – Шәмәрдәннән Рамил Әхмәтшин, Мичәнбаштан Нияз Мөхәммәтов, Лесхоздан Виталий Федоров, Иске Мичәннән Дилүс Һадиевның махсус хәрби операция барышында хәрби заданияләрне үтәүдә үзләрен чын батырларча, лаеклы күрсәтүләре турында әйтелә һәм киләчәктә дә сугышчан дусларына үрнәк булып калырлыр дигән ышаныч белдерелә. Бәйрәм тантанасында катнашкан Дилүснең әнисе Хәния Һадиева зал түренә чакырылып бүләкләнде. Шулай ук икеләтә бәйрәм хисләре кичереп, туган көне әлеге матур датага туры килгән Шәмәрдәннән Рәмзия Иванова да тәбрикләүләр кабул итте.
Әниләр хөрмәтенә “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов һәм популяр композитор Айдар Тимербаев инициативасы белән матур концерт программасы тәкъдим ителеп, Татарстанның атказанган артистлары – Айдар Тимербаев, Энҗе Шәймурзина, Булат Шәрипов, Илшат Вәлиев һәм “Казан егетләре” төркеме, Азат Фазлыев, Нияз Хәмәтшин, махсус хәрби операция ветераннары – концертны алып баручы Ленур Биктимеров, Марс Гыйлаҗев чыгышлары ямьләде. Танылган сәхнә осталары әниләрне көлдерделәр дә, елаттылар да. Аеруча махсус хәрби операциягә багышланган чыгышларны күз яшьләрсез карап булмый иде.
“Улым Илдус контракт төзеп, быелның 30 апрелендә махсус хәрби операциягә китте. Безгә берни сиздермәде, Ростов шәһәренә җиткәч кенә үзенең кая киткәнлеген әйтте. Үзе генә хәбәргә чыга иде, шалтыратырга кушмады. 26 майда төнге 22.00 дә миңа “Тыныч төн” теләп язды. 27 майда алгы сызыкка кереп киткәнлеген белдек. Шуннан соң безнең элемтәләр өзелде. Көн дә улымнан хәбәр көтәбез”, – дип күз яшьләрен сөртте әнисе – бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган Рәхимә ханым Нигъмәтҗанова.
Мөхтәрәм әниләрне “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирек Гарипов тәбрикләде һәм әниләрне хөрмәтләп кайткан Казан кунакларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Иске Икшермәдән Хатифә апа Габтрафикова бәйрәм чарасыннан алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.
“Улым Илһам Херсон юнәлешендә хезмәт итә. Энемнең малае белән бергә үк мобилизацияләнделәр, тагын бер Татар Икшемәсе егете белән бер җирдә, бер-берсенең хәлен белешеп торалар. Узган ел җәй көне улым ялга ике тапкыр кайтты. Беренче ялыннан киткәч, БПЛАны бәреп төшереп, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр һәм өстәмә 15 көн ял бирделәр. Узган ел улымны ялдан озатканда командирлары белән дә очрашырга туры килде. Ул улым турында бик җылы сүзләр әйтте, райондашларыбызга гуманитар ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен җиткерде. “Саба ашлары килә, бик тәмле, апаларга рәхмәт әйтерсез” диде. Аның рәхмәтләрен штабтагы ханымнарга илтеп тапшырдым. Инде кыска ялларга гына түгел, бөтенләйгә гаиләләре янына кайтуларын өзелеп көтеп торабыз. Өч бала тәрбияләп үстердем. Бүген кызым, оныкларым белән яшим. Мондый матур бәйрәмгә чакырулары өчен бик шатбыз. Бик сөенеп килдек”, – диде Хатифә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев