Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Арташны мотоцикллар яулады

Эндурода Киров, Свердловск өлкәләреннән һәм Татарстан, Марий Эл, Чуваш Республикаларыннан 110 узышчы, шул исәптән клублар өчен чыгыш ясаучы танылган спортчылар катнашты

 

  2026 елның 25 июлендә Ике басу Арташ авылында "Урман сукмаклары" ачык Татарстан чемпионатыныц 4нче этабы уздырылды. Эндурода Киров, Свердловск өлкәләреннән һәм Татарстан, Марий Эл,  Чуваш Республикаларыннан 110 узышчы, шул исәптән клублар өчен чыгыш ясаучы танылган спортчылар  катнашты. Ярышлар берничә категориядә үткәрелде: кече төркем «юниорлар», "Алтын", "Көмеш", "Бронза", ”Юниор” класслары һәм «Питбайк» дисциплинасы.

Трасса катлаулы рельеф белән аерылып тора: узышчыларны текә күтәрелешләр, бүрәнәле участоклар, тизйөрешле кисемтәләр һәм озакка сузылган сазлыклы секцияләр көтә. Бу баланс һәм рух көчен тикшерә торган ныклыкка чын сынау иде.

  Оештыру комитеты катнашучыларның дистанцияне узуны даими контрольдә тотуы турында кайгыртты, узышчының килү вакыты теркәлгән һәм ярдәм күрсәтелгән трассада контроль нокталар урнаштырды. Маршрутның катлаулы булуына карамастан, катнашучыларның күбесе җитди һәлакәтләр һәм аварияләрсез узышны уңышлы тәмамлады.

  Өч этап нәтиҗәләре буенча һәр класста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Районыбыз егетләре Юниор” классларында узышты. Сабадан Гадел Яхин “KAYO K1 250 MX” мотоциклында 5 әйләнештә 55 минут  вакыт   күрсәтеп 5нче урынны  алды.

Мондый ярышларны уздыру барлык категория гражданнарга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга, спортның техник төрләрен үстерүгә һәм авыл җирендә яшьләр арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән "Россия спорты" милли проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.

   

Тулырак фоторепортажда 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев