Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әти-әни үрнәгендә матур тормыш итегез»

Районыбызда тарихи вакыйга - “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагын кабул итү тантанасы узды

 Аны тантаналы төстә алып кайту бәхете 16 майда Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия туй фес­ти­ва­лендә язылышкан  Айгөл һәм Данияр Мифтаховлар гаиләсенә елмайды.  Алар тарихи истәлекле утны 24 июньдә район ЗАГС бүлегендә законлы никахларын рәсмиләштергән  Юлбат авылы егете Ринат Фәтхриев  һәм Байлар Сабасы кызы Фәйрүзә Ганиевага тапшырдылар.

”Күптән түгел  генә  Мәскәү шәһәрендә – илебез башкаласында язылышып, әле  дә шул матур тәэсирләр белән яши идек. Менә бүген тагын бер тантаналы чарада катнашырга насыйп булды: Россия буйлап сәяхәткә чыккан гаилә учагын  Мамадыш ра­йонының мөхтәрәм гаиләсе Мул­­­лахмәтовлардан кабул итеп, районыбызның яшь парына тапшыру хокукы бирелде. Ике яктан да әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, бертуганнарыбыз барып, алар да бу матур вакыйганың шаһите булдылар. Шунысы да кызыклы, безгә гаилә уты тапшырган Муллахмәтовлар әниемнең туган җире Югары Сөн авылында яшәүче укытучысы Рәисә апа гаиләсе икән. Менә шундый көтелмәгән җылы очрашуда булдык”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты   Айгөл.

 Район мәдәният йортында узган  тантанада   тарихи утны районыбызның быел гаилә корган  35нче пары –  Фәйрүзә һәм Ринат Фәтхриевлар кабул итеп алдылар. Икесе дә үрнәк, абруйлы гаиләләрдә тәрбияләнгән яшьләр үзләренең кавышу көннәрен бик тә матур датага  – 24.06.24 числосына  сайлаганнар, ә  законлы язылышу тантанасы икеләтә үзенчәлекле вакыйгага туры килгәнлеге алар өчен көтелмәгән сюрприз булган. Граждан­лык хәле актларын тер­кәү бүлеге   мөдире  Гөл­нар Шәфыйкова,  яшь пар­га  гаилә төзүнең җа­вап­лылыгы, кануннары хакында аңлатып,  актлар­ китабына кул куярга тәкъдим итте.  Балдаклар алышынды,  яшьләр кулында гаилә учагы кабынды, никахлашу таныклыгы тапшырылды. Яшьләрне  иң бәхетле көннәре белән әти-әниләре, якыннары, авыл җирлеге һәм хезмәт урыныннан җитәкчеләр   белән бергә, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов  тәбрикләде.

“Быел бик тә үзенчәлекле ел –Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Районыбыз гаилә учагы кабул иткән көннең сезнең законлы никахлашу тантанасына туры килүе бик тә куанычлы. Алдагы тормышыгыз да гел бүгенгедәй бәхет-шатлыклардан гына торсын. Киләчәктә иң зур байлыгыгыз – ул сезнең булачак балаларыгыз. Алар күбрәк булган саен байлыгыгыз да арта барачак. Әти-әниләрегез үрнәгендә матур итеп тормыш итәрсез дип ышанам”, – диде Рәис Нургали улы һәм яшь парга  кавышу көне истәлеге итеп  суыткыч бүләк итте. 

Яшьләр  бер-берсен алданрак бел­­­сәләр дә, ел ярым дуслашып йөргәннән соң гаилә корырга дигән ныклы карарга килгәннәр. Гаилә башлыгы – “Нур” авыл хуҗалыгы сөт эшкәртү кооперативын  җитәкли, кәләш ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә икътисадчы ярдәмчесе булып эшли. Ринатны Фәйрүзәнең  сөйкемле, тыныч,  аңлаучан булуы  һәм юл куя белүе әсир итсә, Фәйрүзә  парын ут кебек янып  торган егет булганы өчен   гомерлек яр итеп сайлаган. Яшьләргә күп теләкләр теләнде, әмма  иң ихласы, аларга гомер бүләк итеп, җил-яңгырдан саклап яшәгән әти-әниләрдән булгандыр.

“Аллага шөкер, шушы көнгә җиттегез. Моннан соң да безнең йөзгә кызыллык китермичә, матур-тату гаилә булып яшәрсез дигән өметтә калабыз. Тормыш булгач, төрлесе була,  әмма иң кирәге – сабырлык.  Кирәк вакытта түземле була белсәгез, тормышыгыз да  бүгенгедәй матур  булыр”, –дигән теләкләрен җиткерделәр 40 ел иңне-иңгә куеп гомер итүче Гүзәлия һәм  Мулланур Ганиевлар.

Бәйрәм тантанасында Ринатның әти-әнисе Рәйхана һәм Илнур Фәтхриевлар белән бергә, аларның әби-бабасы Гөлчирә һәм Хәнәфия Мифтаховлар да  катнашып, үзләре үрнәгендә матур гомер кичерүләрен теләделәр.

“Без  1967 елның 17 июнендә кавышып гаилә корган идек. Инде  Аллага шөкер,  57 ел парлап яшибез. Өч кыз үстердек. Сигез  оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Әле тагын артыр  дип  көтәбез. Гомернең 52 елы руль артында узды. Беребез мәктәптә пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыктык. Балаларга мәхәббәтле  тыныч, матур тормыш телибез”, –диләр онык-оныкчыкларга бар яктан  үрнәк булып торган Мифтаховлар. 

Фоторепортаж  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев