Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авыл көне»н шәһәрдәгеләр дә ярата

Татар Икшермәсендә узучы «Авыл көне»н райондашларыбыз гына түгел, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә көтеп ала. Моның шулай икәнлеген Татарстанның күп районыннан тамашачылар булуы тагын бер кат раслый.

Быел да 26 июньдә узган бәйрәмдә Якутиядән һәм Владивостоктан да кунаклар булып, бәйрәмне алып баручы Хәниф Тимербаев иң ерактан кайткан тамашачыга махсус бүләк тә тапшырды. Авыл көненең программасы елдан-ел киңәеп, быел ул  җыр-моң, уен-көлке яратучылар белән бергә, иң көчле көрәшчеләрне, җанатарларны да үзенә җыйды. «Бүгенге бәйрәмнең төп үзенчәлеге – ул татар көрәше. Быел биредә беренче тапкыр 75 килограммга кадәр һәм аннан югары авырлыкта булган батырлар бил алыша. Бирегә Россиядә генә түгел, Бөтендөнья күләмендә танылган көрәшчеләр килде. Бәйрәмнәр мөбарәк, илләребез тыныч булсын», - дип сәламләде үзенең чыгышында бәйрәмнең төп иганәчесе – әлеге авыл тумасы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәя кую идарәсе начальнигы, «Саба якташлары» җәмгыяте җитәкчесе Мәҗит Салихов. Авыл көне шулай ук «Икшермә ипиләре» һәм «Изумруд» җәмгыяте җитәкчеләре Айдар Тимербаев, Рашат Җәләев иганәчелегендә узып, әлеге юмарт куллы, булган егетләр күп еллар халкыбызны күңелле тамаша белән сөендерәләр. Мәйданда иң көчле көрәшчеләр бил алышты, балалар, өлкәннәр өчен төрле күңелле уеннар берсен-берсе алыштырып кына торды, сәхнәдә эстраданың популяр җырчылары Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Айдар Тимербаев, Илдар Әхмәтов, Алинә Даутова, Резеда Шәрәфиева, Энҗе Шәймурзина, Гөлдания Хәйруллина, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, районыбыз үзешчәннәре бер-бер артлы бәйрәмгә ямь өстәп тордылар. Быел Авыл көне беренче тапкыр волейбол уены белән дә баетылды. Ямьле, зур мәйдан булып сузылган бай кибетләр челтәре, балалар өчен төрле аттракционнар яныннан да халык өзелмәде. Бәйрәм төнге күктә йолдызлар кабынганчы дәвам итеп, Татар Икшермәсе Авыл көненең тәүге батыры булып Теләче егете Раил Нургалиев танылды.

«Авыл көненең тарихы елдан ел арта, ул 10 елга якын үткәрелә. Пандемия чорында ике ел гына булмый торды. Популяр җырчыларыбыз әлеге бәйрәмгә ел саен үзләре теләктәшлек күрсәтеп кайталар. Күргәнегезчә, бәйрәм уза торган мәйдан ел саен камилләшә. Быел электр баганалары утыртып, утлар суздырдык. Әлбәттә, оештыру эшләре зур тырышлык, көч таләп итә. Мин шушы авылда туып-үстем. Шушыннан олы тормышка башлангыч алдым. Авыл көне яшьләребез телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Шулай ук яшьләребезгә дини яктан да матур үрнәкләр бирергә тырышабыз. мәчетебезне яңабаштан җиткереп, ел саен ифтар ашлары үткәрелә. Авыл көне  дәвамлы булыр дип ышанабыз», – диде Мәҗит Салихов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев