Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала катнашында юл-транспорт һәлакәте

Якшәмбе көнне Саба районы территориясенә кергән автотрассада бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

Якшәмбе  көнне  Саба районы территориясенә  кергән автотрассада балалар  катнашында юл-транспорт  вакыйгасы теркәлде.  Көндезге 15  сәгать  40 минутта  Шәмәрдән-Казан  юлының 93 километрында (Урта  Саба  авылы турысында) 2001  елгы    йөртүче  чит ил  машинасында барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче  тизлек  режимын  сайламый. Шул  сәбәпле, автомобиль  туры юлдан барганда каршы  полоса  читенә  үк борылып чыга һәм аска төшеп каплана. Нәтиҗәдә машинадагы  пассажир – йөртүченең Теләче урта мәктәбенең VI сыйныфында укучы 13 яшьлек бертуганы күпсанлы тән җәрәхәтләре  ала һәм  авыр хәлдә Казан республика  клиник балалар хастаханәсенә озатыла. Шулай ук 16  яшьлек  үсмер дә тән җәрәхәтләре  ала. Автомобиль башка  кеше исеменә теркәлгән,  йөртүченең руль  артына  утырганына   өч  ел. “Бу инде быел районда балигъ булмаганнар  катнашындагы өченче күңелсез хәл. Әгәр бала иминлек  каешы белән эләктерелмәсә,   фаҗига тагын  да  аянычлырак булыр   иде.   Дәүләт  автоинспекциясе  машина йөртүчеләрне куркынычсыз тизлек режимын сакларга өнди. Автомобильләр арасындагы ераклыкны һәм ян араны истә тотарга,  юлда маневрлар ясаганда сак һәм игътибарлы булырга чакыра”,– ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев