Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Балалар газета чыгару эше белән танышты

«Saba balahoner» программасы кысаларында «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр

Бүген Редакциябезгә Сатыш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килеп, газета чыгару эше белән таныштылар. 

Балалар эш кабинетларын карадылар, редактор, корреспондент, фотокорреспондент, корректор, верстальщик һөнәрләре белән таныштылар. Матбугат музеенда газетаның 94 еллык тарихында тупланган экспонатлар, газета чыгару эшенә бәйле истәлекләр, редакциядә эшләп чыккан журналистларның шәхси әйберләре белән таныштылар. Журналистның эш өстәле, редакциягә озак еллар хезмәт иткән язу машинкасы, тасмалы диктофон, куыклы лампа, иске телефон аппараты, типография клишелары, фотоаппаратлар хәзерге заман балалары өчен аеруча кызыклы тоелды.

Балалар шулай ук верстка бүлмәсендә газетаның макетын ясау, компьютерда версткалау эшен дә кызыксынып күзәттеләр. Үзләре белән бергә газетаның бер полосасын да ясап карадык. Шулай итеп, «Саба таңнары»н чыгаруга күпме кеше хезмәте җәлеп ителгәнен, газета почта әрҗәләренә килеп эләккәнче күпме юл аша узганын белделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев