Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти – әниләре өчен бердәм ышаныч телефоны эшли
Бу телефон номерын һәр бала белергә тиеш, ул һәр укучының көндәлегендә язылырга, уку йортында иң күренә торган урында эленергә тиеш.
Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти – әниләре өчен бердәм ышаныч телефоны эшли-8-800-2000-122 һәм кыска 124 номеры буенча кәрәзле телефоннан гына шалтыратырга мөмкин.
Һәр бала тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди үтенеч, үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату бушлай, сөйләшү озынлыгы чикләнми, ягъни бер сәгать яки аннан да күбрәк сөйләшергә мөмкин, анонимлык гарантияләнә (исемеңне әйтү мәҗбүри түгел) һәм шалтыратулар санында бернинди чикләүләр дә юк – көн саен шалтыратырга мөмкин. Cөйләшүнең эчтәлеге сер булып калачак.
Балалар ышаныч телефонында бары тик квалификацияле белгечләр – махсус әзерлек үткән психолог-консультантлар эшли.
Бу телефон номерын һәр бала белергә тиеш, ул һәр укучының көндәлегендә язылырга, уку йортында иң күренә торган урында эленергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев