Балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында Яңа ел бәйрәме
29 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Яңа ел чыршысы" бәйрәме узды. Күңелле әйлән-бәйлән, биюләр, уеннар, Кыш Бабайны каршы алу-барысы да бу бәйрәмдә булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай яшь талантларга яңа елда иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев