28 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече А.М. Вәлиева «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Яшьлегемә кылам сәяхәт...» дип исемләнгән кич утыру уздырды. Әлеге чараның максаты - кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү. Әлеге чара милли мәдәниятне, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Чара барышында гармун астында татар халык җырлары башкарылды, халык уеннары уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик җылы шартларда узды һәм барлык катнашучыларда уңай эмоцияләр уятты.





Чыганак: rdk-saby.do.am


Нет комментариев