Байлар Сабасыннан Марат Шәфыйков #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone 12 отты
Район яңалыклары

Байлар Сабасыннан Марат Шәфыйков #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone 12 отты

Быелгы сайлауларның тагын бер күңелле яңалыгы - #МойТатарстан фотоконкурсында катнашып, iPhone 12 оту мөмкинлеге. Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз сәхифәңә генә куярга кирәк булды. Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатылды. Барлыгы 36 смартфон уйнатылды. Бүләк отучылар арасында якташыбыз, Байлар Сабасыннан – Марат Шәфыйков та бар. Котлыйбыз, игелеге булсын!

undefined

Фото: instagram.com/saba_veterinar


Нет комментариев