Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренчелек кабат сабаларда

Узган атнада районыбыз илебезнең иң көчле теннисчыларын кабул итте. «САБА АРЕНА» спорт комплексында өстәл теннисы буенча ХХ ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары узды.

undefined

Турнирда катнашу өчен Сабабызга Россиянең төрле төбәгеннән 229 спортчы килде. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет билгесе” Һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә үткәрелүче ярышларда беренчелек өчен ир-егетләр, хатын-кызлар, 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар-малайлар көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миң­неханов, Россия Олимпия комитетының бе­ренче вице-президенты Игорь Левитин сәламләде.

undefined

“Теннис- иң кызыклы һәм уңайлы спорт төре. Шундый төрне сайлаганыгыз өчен хуплыйм да, мактыйм да үзегезне, тырышып уйнагыз, җиңегез. Республикабыз спортны һәрвакыт яклады, күтәрде, бу алга таба да шулай дәвам итәчәк. Барыгызга да уңышлар телим”,– диде республика җитәкчесе уенчыларга мөрәҗәгать итеп.

Игорь Левитин исә турнирны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән бергә, киләсе елга бу ярышларның халыкара статус алачагы турында әйтеп тә шатландырды. Районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов республика күләмендә спорт белән шөгыль­ләнү өчен барлык уңайлыкларның булдырылуын, булачак чемпионнарның нәкъ менә «Саба АРЕНА» кебек уңайлыклы, иркен спорт залларында тәрбияләнүен билгеләп үтте, мондый ярышларны оештыруда булыштык иткәне өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

undefined

Ярышларга спортчылар иле­безнең 23 төбә­геннән – Мәскәү, Санкт Петербург, Ярославль, Иваново, Свердлау, Владимир, Саратов, Самара, Липецк, Түбән Новгород, Төмән өлкәләреннән, Краснодар краен­нан килгәннәр. Катнашучыларның күпчелеген республикабыз спортчылары тәшкил итте. Казан олимпия резервы училищесы студенты, Саба егете Гадел Вәлимөхәммәтов теннис белән 5 яшьтән үк шөгыльләнә икән. Ул көнне райондашыбыз үзе белем алучы училище командасы составында уйнады.

“Бирегә бик көчле теннисчылар килгән. Турнирда кемгәдер Ливенцов, Пайков, Исмаилов кебек чемпионнар белән көч сынашырга туры киләчәк. Уеннар бик кызу булыр төсле.Үзебезнең команда өчен генә түгел, сабалылар өчен дә җан атам, шулай да спортта көчлесе җиңәчәк”,– ди Гадел.

Бурятиядән килгән Баир Данзанов беренче партияне оттырудан башлады.

“Әле уенның башы гына, җиңелмәскә иде исәп. Сабага беренче килүебез. Мондый турнир барлыгын күптән ишетеп белсәм дә, катнашканым юк иде. Мондагы уңайлыкларга, кунакчыллыкка шаккаттык, бар нәрсә дә югары дәрәҗәдә оештырылган”,– дип кичерешләре белән уртаклашты теннисчы.

Уеннар ике көн дәвам итте. Авыл районнары командалары арасында шәхси зачетта кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр пьедесталына быел да райондашларыбыз күтәрелде: Илзирә Латыйпова, Тимерхан Габделхаков – I, Зилә Хәбибрахманова – II, Динә Хабибуллина, Альмир Тапайкин III урыннарга лаек булдылар. Авыл районнары командалары арасында команда зачетында да сабалыларга тиңнәр булмады. Россиянең иң көчле теннисчылары арасында парлы разрядта Сабадан Саъди Исмаилов белән Дамир Әхмәтсафин 3нче нәтиҗәне күрсәттеләр. Ә ялгыз разрядта Саъди быел җиңүче булып танылды!

“Узган ел финалда оттыргач, бер ел ныгытып әзерләнәсе булды, шуңа да бүгенге ярышта җиңү минем өчен бик мөһим иде, теләгемә ирештем. Инде иртәгедән Россия чемпионатына әзерләнә башлыйм. Ул 25-30 март көннәрендә Ырынбурда үтәчәк”,– диде ул.

Ярышларның иң яшь катнашучылары да бүләкләнде ул көнне. Бу исемгә Сабадан Камилә Әхмәтова һәм Раян Йосыпов лаек булды.Тамашачы симпатиясе призы белән райондашыбыз Динара Исмаилова бүләкләнде.

Җиңүчләрне һәм призерларны РФ Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов, ТР Өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, ТР Дәүләт советы депутаты Марат Галиев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүләкләде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов авыл командалары составында чыгыш ясаган республикабызның 27 район уенчыларына акчалата призлар, ә Саба урманчылары ылыслы агач кәлшәләре тапшырдылар. Ярышлар тәмам, быел Саба командасы 9нчы тапкыр Кубокка ия булды.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев