Чәбия Чүрчи авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу-проекты үтте
Район яңалыклары

Чәбия Чүрчи авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу-проекты үтте

30 гыйнвар көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре "Җырлыйк әле" дип исемләнгән шоу-проект үткәрделәр.

undefined

Бәйге барышында милли, ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Һәр тур матур концерт номерлары, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Чара бик күңелле үтте.

Чыганак: rdk-saby.do.am


Нет комментариев