Депутатның хәйрия эшчәнлеге: тормышны үзгәртә торган ярдәм
Хәзерге сәяси практикада законнар эшләү белән беррәттән, гражданнарга турыдан ярдәм күрсәтү аеруча зур әһәмияткә ия.
Татарстан Дәүләт советы депутаты Нияз Аитов закон чыгару эшчәнлеген актив хәйриячелек белән берләштереп, депутат эшенә җаваплы караш үрнәге күрсәтә. Аның тырышлыгы Татарстан халкының конкрет проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән һәм республиканың социаль үсешенә зур өлеш кертә. Узган елның икенче яртысында депутат «Без бергә» һәм «Ярдәм» хәйрия фондлары аша Иске Икшермәдәге «Тургай» приютына модельләштерү өчен 3Д принтеры сатып алуга, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көнен уздыруга, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм озатуга матди яктан зур булышлык күрсәтте. Шулай ук депутат ярдәме белән СВОда катнашучыларның гаиләләренә «Саба таңнары» газетасына абунә бушлай рәсмиләштерелде. Яңа ел алдыннан Нияз Фаат улы Кукмара һәм Саба районында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашкан балаларның теләген тормышка ашырды.
Хөрмәтле Нияз Фаатович! Сезнең депутатлык эшчәнлегегез киләчәктә дә төбәк үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә ярдәм итсен, ә сайлаучыларның ышанычы җаваплы хезмәтегездә зур терәк һәм таяныч булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телибез.
--
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев