Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Егетләр СВОда, әниләр көтәләр...

Ана кеше баласын дөньяга китергәндә барысына да риза. Иң мөһиме, исән-сау гына булсын. Әмма шуннан соң ана өчен борчылу көннәр башлана гына әле...

 Баласы үсеп җитсә дә, борчулары кимеми. Гаиләдә егет үссә, бигрәк тә күңел тынычлыгы  китә, чөнки аны армиягә озатырга  кирәк. Ә дөньялар тыныч түгел. Күпме ана Әфганстанда, Чечняда булган уллары  өчен ут йотып  яшәсә, хәзер  махсус  хәрби операция дигәне  килеп  чыкты. Районыбыздан  да йөзләгән ир-егет шул зонада  Ватан мәнфәгатьләрен яклауда.

 Югары  Шытсу авылында туган Айнур Гомәров армиядә, җырдагыча әйтсәк, 24 ай була. Аннан соң  киткәнннәр генә бер ел хезмәт итә  башлый.  Шулай итеп, әти-әнисе Газинур һәм  Люция Саратовтан 2008 елда  сержант дәрәҗәсендә кайткан улларын  ике  ел көтә. Инде менә бер ел Айнур  кабат  солдат киемендә. Шундый заман  килде: киләчәгебез кайчандыр аналар кулларында күтәреп йөрткән ир-егетләр иңнәрендә.

“Киткәненә 23 октябрьдә бер ел була  иде. Бик хәтәр җирдә – Херсонда,  Яңа  Каховкада хезмәт итә. Мондый  вакытта хәле үзеңнекенә охшаш кешеләр белән  ешрак аралашасың икән. Безнең  авылдан мобилизацияләнгән Фәнил Бәдретдиновның әнисе белән еш хәбәрдә торабыз. Аның  улы  Луганскида. Айнурыбызның әле отпускада булганы  юк иде. Яраланып, башта  госпитальдә дәваланды, август аенда авылга  кайтты. Тәненең 50 проценты  пешкән  иде. Ялын тагын бер  айга озайттылар. Хәзер җәрәхәтләре төзәлеп  килә. Инде бер дә зонага җибәрәсе  килмәсә дә, илне кемдер сакларга тиеш дип тә уйлап куясың. Ана  кеше баласы өчен борчуларны  авыр  кичерсә дә, йөрәге түзә икән. Шулай  язгандыр  инде. Мине, әни, борчылма. Барысы да яхшы. Без  күрәсен  бүтән  кеше   күрмәс дип юата. Мин, Аллаһы Тәгалә “Сакланганны саклармын” дигән. Анда алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк, дип  киңәш итәм. Ил- җирләребез тынычлансын, балаларыбыз тизрәк исән-сау яннарыбызга кайтсыннар иде. Һәр ананың теләге шушы”,– дип сөйләде  Люция  ханым.

  Айнурны Теләчедә  яшәүче  тормыш иптәше Светлана, кызы,  улы   да  көтәчәк. Ватанпәрвәр ир-егетләр булганда, бернәрсә дә куркыныч түгел.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев