Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Электр белән сак эш ит

Салкыннар җылылык приборларының көчәнеп эшләвенә китерә. Шул уңайдан район электр хезмәте белгечләре халыкны җылыту җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәүгә аеруча сак карарга кирәклеге турында искәртә

Флорид Һадиев, район электр  челтәре инженер-оператив төркем җитәкчесе:

 Иң элек электр приборын эксплуатацияләү буенча инструкцияне  өйрәнү  мөһим.  Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез.

 Бары тик сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланырга, берьюлы берничә куәтле приборны электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз. Штекерның  розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә җылыту приборы кызарга  һәм янгын  сәбәпчесе булырга мөмкин. Шуны  белү  мөһим:  автомат кыска  ялганыш булганда гына токны  аера, ә начар  контакт аркасында розеткалар, тоташтыргыч тартмалар  кызганда  ярдим итми.  Төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз, кием киптерү өчен кулланмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев