Елыш авылында яшәүче Айдар Рамазанов үзенең 8 буынын барлаган
Түбән Шытсу авыл җирлегендә «Буыннар чылбыры–гаилә ядкәре» шәҗәрә фестивале кысаларында шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.
Елыш авылында яшәүче Айдар Рамазанов үзенең 8 буынын барлаган. Шулай ук ул Елыш авылы тарихын да өйрәнә. Барлыгы 14 шәҗәрә агачы эшләнгән, 930 кеше теркәлгән. Бәйрәмдә Нигъмәтҗан бабай нәселенең иң өлкән кешесе, 84 яшьлек Нәзирә апа да бар иде.
Туганнар бергә җыелып, сәхнәдә үзләренең тамырлары, гореф-гадәтләре, якыннарын нинди аш-су белән каршы алулары һәм нинди һөнәр ияләре булулары белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев