Эшмәкәрләр хокукы яклансынга
Саба районы прокуратурасы Шәмәрдән авыл җирлегендә “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль законның (24.07.2007, №209-ФЗ) үтәлешен тикшерде.
Әлеге Законның 6нчы, 14нче статьялары нигезендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп принциплары итеп кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль, төбәк һәм муниципаль программаларда билгеләнгән шартларына туры китереп тиешле ярдәм алуга бертигез шартлар тудыру күрсәтелгән.
Законның 16нчы статьясында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга булышлык итү үз эченә финанс, мөлкәт, мәгълүмати консультация бирү ярдәме күрсәтүләрне, инновацияләр һәм сәнәгать җитештерүе, һөнәрчелек өлкәсендә булышлык итүләрне, тышкы икътисадый һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып баручы субъектларга булышлык итүләрне ала.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык итү шартлары һәм тәртибе шулай ук муниципаль программалар нигезендә дә билгеләнә.
Законның 19нчы статьясы нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Интернет һәм информация-телекоммуникация челтәрләрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мәгълүмати булышлык итү рәсми сайтлары, информация системалары кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларны дәүләт, муниципаль программаларны (ярдәмче программалар) тормышка ашыру һәм башка төрле мәгълүмат белән тәэмин итү максатында булдырыла.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында“гы һәм “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль законнар нигезендә кече һәм урта эшкуарлык үсеше өчен шартлар тудыру җирле әһәмияттәге мәсьәләгә карый. Шуңа да карамастан, муниципаль берәмлек сайтында җирлек биләмәсендә 2021-2025 елларда кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү программасы турында мәгълүмат кертелмәгән.
Эшмәкәрләрнең хокукларын яклауга кагылышлы Закон таләпләренең үтәлмәве райондагы барлык авыл җирлекләрендә дә ачыкланды һәм кимчелекләрне бетерү, моңа юл куйган вазифаи затларны дицсиплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән башкарма комитет җитәкчеләренә прокурор тәкъдимнәре кертелде.
Ләйсән Гаффарова,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев