Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан гимназиясендә ату оештырган Илназ Галәвиевны гомерлеккә рәшәткә артына озаттылар

Бүген Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә (анда тугыз кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куйды. Илназ Галәвиев гаепле дип табылды, аны гомерлеккә рәшәткә артына озаттылар.

 

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган мәктәп укучыларының ата-аналары һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында аздан гына исән калган кешеләр дә (алар 32гә якын) күрсәтмәләр бирде. Бүген аларның барысы да хөкем карарын тыңлау өчен янә суд залына килде.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда була. Галәвиев, мәктәп бинасына бәреп кереп, ут ача. Беренче булып аның юлында каравылчы Мулланур Мостафин очрый. Галәвиев аның башына һәм сул ягына ата. Ир-атны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Җәрәхәтләре авыр булса да, ул исән кала.

Шуннан соң Галәвиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова белән очраша. Җинаятьче аңа ата, хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән соңрак хастаханәдә җан бирә.

Өченче катта Галәвиевнең юлында 8А сыйныфы укучылары очрый. Бүлмәгә бәреп кергәч (ул бикле булмый), җинаятьче балаларга ата. Кемдер тәрәзәдән сикереп котыла, сигез укучы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

Аткан тавышка инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева йөгереп чыга. Ул бер укучыны гәүдәсе белән каплый һәм җинаятьче аңа атканнан соң җан бирә.

Галәвиевкә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү һәм үтерүгә омтылуда, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклауда, шулай ук белә торып чит милеккә зыян китерү һәм юк итүдә гаепләү белдерелә.

Судта гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге гаепләүчеләр төркеме тәкъдим итте. Ул Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте, җинаятьче шуның биш елын төрмәдә үткәрергә тиеш.

Югары суд дәүләт гаепләүчесенең позициясен тулысынча хуплады. Галәвиев калган бөтен гомерен – рәшәткә артында, шуның беренче биш елын төрмәдә үткәрәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannyn-175nce-gimnaziyasena-houm-ituda-gaeplanucene-gomerlekka-iregennan-maxrum-ittelar-5869616?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев