Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң яхшы мәктәп Думасы – 2019” конкурсы финалы

27нче февраль көнне мәктәп Думасы активистлары арасында уздырылган «Иң яхшы мәктәп Думасы» район конкурсының III нче туры «Күңелле стартлар» уены формасында узды. Анда Саба гимназиясе, Сәләтле балалар интернат - мәктәбе, Икшермә кадет интернат - мәктәбе, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее командалары катнашты.

Ярышлар программасы бай һәм кызыклы иде. Беренче өлештә командалар көндәш командаларны сәламләп, үзләре белән таныштырдылар. Уенның икенче өлешендә командаларга йөгерү, сикерү кебек ярыш төрләре тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы мәктәп Думасы – 2019» район бәйгесе Чемпионы титулына Сәләтле балалар интернат – мәктәбе командасы лаек булды, I урынны Саба гимназиясе командасы яулады, II урында  Икшермә кадет интернат - мәктәбе  командасы, III урынны Юлбат төп мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее командалары бүлеште.

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев