Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның тәүге сабые

Һәр елны яңа елда туган беренче баланы котлау район күләмендә матур вакыйга буларак билгеләп үтелә

Байлар Сабасында яшәүче Шәмсевәлиевлар гаиләсендә туган нәни малай 2023 елда дөньяга киләчәк нәниләр эстафетасын башлап җибәрүче буларак теркәлде. Яңа елның 9нчы көне Диләрә һәм Илдар Шәмсевәлиевлар гаиләсенә зур куаныч, олы бәхет алып килде: аларның өченче балалары – уллары Илназ дөньяга килде. 13 гыйнвар көнне ана белән сабыйны хастаханәдән каршыларга килүчеләр күпләп җыйналган иде. Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә беренчеләрдән булып дөньяга килгән сабыйның әти-әнисен баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина тәбрикләп, дүртенче сабыйга да көтеп калуларын җиткерде. Бәхетле гаиләне башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде.

«Яңа елда туган беренче баланы без тантаналы рәвештә каршылыйбыз. Быел бу куанычлы вакыйга Диләрә һәм Илдар Шәмсевәлиевларга туры килде. Илназ игелекле, тәүфыйклы бала булып, әти-әнисен, абый апаларын сөендерсен. Елыбыз уңышлы булып, күп-күп бәбиләр алып кайтып, исән-сау үстерергә язсын», – диде Марат Кәримов.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Шәфыйкова сабыйның иң беренче шәхси документы буларак туу турындагы таныклык тапшырды.

Әлбәттә, әти кешенең өченче баласы туып, күп балалы гаилә статусы алуга, Альмир һәм Риянаның нәни энекәшле булуга шатлыклары чиксез иде.

«Улыбыз 3200 грамм авырлыкта, буе 51 сантиметр булып туды. Өч баламны да Саба бала тудыру бүлегендә таптым. Биредә үз һөнәрләренең чын осталары эшли. Барысы да бик игьтибарлылар, янымнан да китмәделәр. Аларга гаиләбез исеменнән рәхмәт белдерәбез. Беренче сабый булыр дип уйламадык та, шулай икәнлеген белгәч, бик сөендек», – ди Диләрә Шәмсевәлиева.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов та 2023 елда туган тәүге баланың әлеге җирлектән булуына шатлануын белдерде.

«Малай булуы аеруча куанычлы. Чөнки җирлектә ир балалар әзрәк. Илназ сау-сәламәт, бәхетле булсын!» – диде Расих Мөбарәк улы.

Саба үзәк хастаханәсе табиб – акушер-гинекологы Флера Биктова быел беренче бәбинең бик көттереп кенә тууын, 9 гыйнварда берничә сәгать аерма белән ике малай дөньяга килүен җиткерде. Табиб әйтүенчә, узган ел район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 92 сабый дөньяга килгән.

«Бәби табарга килүчеләрне сөенеп көтәбез, биредә шартлар бик яхшы. Әниләр үзләре үк, монда санаторий кебек, диләр. Әниләр дә, бәбиләр дә сау-сәламәт булсыннар, бәбиләр туып торсын», – ди Флера Биктова.

Дөньяга яңа кеше аваз салу – әти-әни өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур бүләк. Быелгы елда да балалар күбрәк булып шатландырсын иде!

 

Фоторепортажны моннан карый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев