Яңа китап: “Актым чишмә буенда”
Район яңалыклары

Яңа китап: “Актым чишмә буенда”

Якташыбыз, Олы Нырты авы­лында туган Рушания Габ­ба­сованың шул исемдәге яңа ки­табы дөнья күрде.

Әдә­би-документаль очеркның ни­ге­зендә XX гасырның 60-70нче  елларындагы  Олы Нырты  авы­лы тормышы, авторның шул  чор­дагы авылдашлары турында  истәлекләре ята.  Китап  уку­­­чыны балачакның кояшлы  алан­нарына,  серле  урманнары,   күңелле мәктәп елларына  алып  кайта. Яшьлек елларына хас бул­­ган җырлы-биюле  уеннары, милли бәрйрәмнәре, авылдашлары бик  җылы тасвирлана. Ру­шания  Габбасова Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдә­би берләшмәсе әгъзасы.  “Күңел   көзгесе”, “Күңелемнең тирән   күл­­­ләре” исемле шигырьләр  җы­­­ен­тыклары  авторы.


Нет комментариев