Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ярдәмләшик!»

Махсус хәрби операция һәркем өчен көтелмәгән, тетрәндергеч хәбәр булды. Илебез өстенә килгән мондый сынаудан бермәлгә югалып та калдык. Мобилизацияләнүче егетләребезнең гаиләләренә, әти-әниләренә аеруча авырга килде.

  Ул көннәрне күбегез хәтерлидер әле. Райондашларыбыз, авыл халкы хәрби кием киячәк ир-егетләребезне, аларның гаиләләрен бу вәзгыятьтә ничек тә ялгызларын калдырмаска тырышты. Кем ничек булдыра ала- шулай ярдәмгә ашыкты. Социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр оешты һәм арадашчылар ярдәме белән фронт белән ике арада күренмәс элемтә булдырылды. Аллаһка шөкер, егетләребез өчен кирәк-яраклар тупланган гуманитар ярдәмнәрне җыеп, илтеп тапшыру мөмкинлеге булдырылды. Сабада моннан 7 ай элек оешкан  “Ярдәмләшик” дигән төркемдә бүгенге көндә 500 ләп кеше исәпләнә.  Шушы вакыт аралыгында без 17 “Урал”, 6 “КамАЗ” һәм УАЗ машиналарына тәгәрмәчләр, генераторлар, маскировка сеткалары, пычкылар, эш кораллары, рацияләр алып җибәрдек. Суыклар җиткәч бәрәңге салырга әрҗәләрне җылытып, яшелчәләр төяп озаттык. Хәзерге вакытта газ балоннарыннан мичләр ясау белән шөгыльләнәбез. Бу эшләр барысы да гади авыл халкы көче белән башкарыла. Егетләребез өчен  кирәк-яраклар әле болар белән генә чикләнми. Хәзер суыклар якынлаша,  фронттагыларга җылы киемнәр кирәк булачак. Мөмкин булса, хатын-кызларыбыз аларга җылы оекбашлар бәйләсәләр дә бик яхшы булыр иде.  Ярдәмне акчалата да бирергә була. Һәр кергән  көндәлек сумманы исәпкә алып, күпме һәм нәрсәгә тотылганын төркемебездә күрсәтеп барабыз. Бу хәрби зонада булган егетләргә генә түгел, һәрберебез өстенә килгән олы сынау. Алар арасында һәрберебезнең якын, газиз кешесе, туганы, дусты, күршесе булырга мөмкин. Битараф  булмыйк. Ир-егетләребез исән сау кайтсыннар, әниләр газиз улларын сөенеп кочсыннар, балалар әти дип тәгәрәшеп  үссеннәр дигән теләк белән яшик, һәлебездән килгәнчә ярдәм итик, һәрдаим догада булыйк, райондашлар. Ярдәм итәргә теләге булучылар безнең “Ярдәмләшик” төркеменә кушыла алалар. Телефоныбыз редакциядә.

Әкълимә Хәкимова.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев