«Яшьнәп яшәлгән гомер»
Сатышта мәдәният ветераны Халисә Сибгатованың портреты кичәсе узды
4 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Халисә Сибгатованың "Яшьнәп яшәлгән гомер" дип исемләнгән портреты кичәсе узды. Халисә Гали кызы халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә күп көч һәм тырышлык куйды. Иҗат кичәсенә аны котларга мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, дуслар, хезмәттәшләр һәм тамашачылар килде. Барысы да Халисә Сибгатованың бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясенә сокланып, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр. Чара җылы, күңелле шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев