Явыз эшкә ялланудан сак бул!
Россия Федерациясе гражданнарын интернет челтәрендә вербовкалау билгеләре һәм аларга каршы тору ысуллары турында методик киңәшләр
Махсус хәрби операция шартларында Украина махсус хезмәтләре һәм аларның көнбатыш кураторлары гражданнарыбызны диверсия террорчылыгына һәм экстремистлыкка җәлеп итә башлады. Аның максаты – Россия Федерациясендәге хәлне тотрыксызландыру. Вербовкалау – кешене кызыктыру юлы белән нинди булса эшкә яллау.
Вербовщик билгеләре:
– дусларча языша, мактый, комплиментлар ясый, вербовка объектына кайгыртучанлык күрсәтә;
– чакыру объектының шәхесенә һәм аның проблемаларына артык кызыксыну, ярдәм иткән рәвеш күрсәтә;
– психологик һәм физик сыйфатларны бәяли, матди хәл белән кызыксына;
– вербовка объектын “бик мөһим эшләр”не башкару белән шөгыльләнүче ниндидер “яшерен» берләшмәгә кертү белән кызыксындыра;
– һәр сорауга алдан әзерләнгән җаваплары бар.
Вербовка корбаны булсагыз, сезгә янаулар һәм куркытулар килә башласа, туганнарыгызга һәм якыннарыгыздан ярдәм сорарга, тормыш өчен куркыныч килеп туганда, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Азат Халилов,
Саба муниципаль районының террорга һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре сәркатибе.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев