Ифтарда халыкны ит бәлеше һәм мич кабартмалары белән сыйладылар
Олы Шыңар, Кече Шыңар һәм Оет авылы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.
Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Бу көннәрдә халык Рамазан бәйрәмен каршы алырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев