Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игелекнең чиге юк...

«Изге эш» фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары өчен хәйрия акцияләре оештыра.

     Тирә-юнебездә игелек­ле эшләргә тартылучылар,  хәй­риячелек эшләре белән шөгыльләнүчеләр булуы күңел­не сөендерә.  Изгелек өләшүнең  иге-чиге юк, ул һәркемнең күңел халәтенә  бәйләнгән.   

    «Изге эш» фонды быел  дәүләт хезмәте ветераны Фидаил  Шиһапов  инициативасы белән булдырыла.  Фидаил  Әүхәддин улы күп еллар республиканың Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында, Казанда төрле җитәкче урыннарда эшли.

«Бу фондны оештырырга махсус хәрби операциядә катнашучыларның  гаиләләренә ярдәм итү, аларга  игътибар күрсәтү  һәм кайгырту  теләге  этәрде»,  – дип аңлата ул. 

   Фонд   бүгенге көндә  республика күләмендә уңышлы эшләп, аның ярдәмендә Татарстанның төрле район­нарында  махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучыларның гаи­ләләре өчен  мәдәни хәйрия акцияләре уздырыла.  Балалар өчен дә махсус төрле  чаралар оештырыла.

  Әлеге фонд  районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучыларның  якыннары өчен  «Театрга барабыз» хәйрия акциясендә катнашу мөмкинлеге булдырды.   Әлеге акция  Иске татар бистәсе буйлап  сәяхәт,  кафеда кичке аш, аннары  Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында  спектакль карауны үз эченә ала.   26 августта, 9 һәм 14 сентябрьдә барлыгы 137 кеше   «Рәшә», «Сагынырсызмы?» һәм «Ситса туй» спектакльләрен тамаша кылып, Казан шәһәрендә күңелле сәфәрдә булып кайттылар. 

«Минем ирем Игорь, аның ике абыйсы, һәм туганнан туган энесе махсус операциядә катнаша. 26 август көнне  махсус операциядәгеләрнең гаиләләре өчен  Казан шәһә­рен­дә  бик күңелле  экскурсия оештырылды.  Башта Печән базары буйлап сәяхәт иттек, аннары Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Ситса туй» дигән  бик тә тормышчан, мәгънәле спектакль тамаша кылдык. Берничә гаилә тор­мышы   тасвирланган  әлеге сәхнә әсәре уйланырга да, гыйбрәт алырга да, нәтиҗәләр ясарга да этәрә. Кем өчендер бәхет акчада,  кемдер бәхетне гади генә әйберләрдә күрә. Кыскасы,  гаиләне сакларга, аның    кадерен аңларга, үзара мөнәсәбәтләрне җайларга өй­рәтүче  3 сәгатьтән артык барган  спектакльне бер сулышта карадык. Автобус белән тәэмин иткән район җитәкчелегенә, һәрберебезгә аерым игътибар биреп, өлкән яшьтәгеләрне  җитәкләп диярлек барлап йөрткән  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдиновага аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә», – ди Лесхоздан Рузия Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев