«Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үз хезмәткәрләрен печән белән тәэмин итте
«Игенче» ҖЧҖ хезмәткәрләренең капка төпләренә күпъеллык үлән төргәкләре китереп, авыл халкына терлек азыгы әзерләүне оештыруда зур ярдәм күрсәтте.
«Игенче» ҖЧҖ үз хезмәткәрләренә печән бирде. Күпъеллык үлән төргәкләрен алар туп-туры капка янына китерделәр.
Мондый ярдәм авыл кешеләренә терлекне кышлатуны җиңеләйтә, кышкы чорда терлек азыгы мәсьәләсен хәл итәргә зур ярдәм итә. Бу — хезмәт кешесенә хөрмәт үрнәге. Шушы яхшы эшне оештыру мактауга лаек. Ул бит кешеләрне печән әзерләүдән, пресслаудан, алып кайтудан, кирәкле техника эзләүдән азат итә.
Бу мөһим эштә механизаторларның, машина йөртүчеләрнең һәм җәмгыять җитәкчелегенең өлеше бик зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев