Игезәкләр Ясминә белән Мәдинә «Яшь мастер-2023» төбәкара конкурсында призлы урыннар яуладылар
Кызлар конкурс кысаларында чәчтараш һәм кием дизайнеры буенча сынау үттеләр
Саба гимназиясенең 1 сыйныф укучылары Ясминә һәм Мәдинә Шакировалар «Яшь мастер – 2023» бәйгесенең район һәм республика этапларында җиңү яулап, чемпионатның региональ этабында катнашу хокукы алганнар иде. Алар 22 апрель көнне үз номинацияләрендә 8-9 яшьлек балалар арасында бар тырышлыкларын, сәләтләрен һәм тапкырлыкларын сынап карадылар Ясминә “Чәчтараш сәнгате” компетенциясендә катнашып, 3 урынга лаек булды, ә Мәдинә “Кием һәм аксессуарлар дизайны” юнәлешендә 1 урын яуладылар (җитәкчеләре – Инзилә Илнар кызы Шамилова). Нәни йолдызчыкларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур үрләр яулауларына ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев