Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар – балалар!” Велосипедчы автомобильгә бәрелгән

Районда 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла

 

Татарстанда, балаларның юллардагы иминлеген кайгырту максатыннан, 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла. Быел җиде ай эчендә республика юлларында 225 авария теркәлгән: 8 баланың гомере өзелгән, 242се имгәнгән. Шул рәвешле Чаллыда, Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Актаныш районнарында (берәр бала), Минзәлә районында (өчәү) балалар һәлак булган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында, җәйге озын ялдан соң, балалар юлларда уяулыкларын онытулары  аркасында   күңелсез очраклар арта.  Узган елның август-сентябрь чорында 141 авария булган: 4 баланың гомере өзелгән, 147се имгәнгән. Бер ел эчендә балаларга бәйле юл фаҗигасе очраклары гомуми санның 26 процентын тәшкил иткән.

Дәүләт автомобиль инспекциясе “Игътибар – балалар!” чарасы кысасында балалар йөртүче шоферларны тикшерәчәк, җәяүлеләргә юл аша чыгарга комачаулаучыларны ачыклаячак, кием-салымда, мәктәп сумкасында яктылык кайтару элементларын популярлаштыру эшен алып барачак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү акцияләре уздырачак.

Безнең районда агымдагы  елда балалар катнашында 2 юл-транспорт  вакыйгасы  теркәлде. Әле 8 августта гына Сабаның Г. Закиров  урамында 2009 елгы үсмер  велосипедта барганда чатта төп  юлдан   килүче  автомобильне  үткәреп  җибәрмәве  аркасында  аңа  килеп  бәрелә һәм тән җәрәхәтләре  ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев