Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Игътибар! 8 Март уңаеннан яңа конкурс!

Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан газетабыз “Хезмәтен бизәүче гүзәл зат” дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә!

    

  Конкурсның шартлары гади: бәйгегә җибәрелгән фотода хатын-кыз һөнәр иясе буларак ачылырга, ягъни фотосурәткә үзенең яратып башкарган хезмәт  урынында төшәргә тиеш. Фотодагы гүзәл зат турында комментарий да язарга онытмагыз. Конкурста Саба районында яшәүче һәркем катнаша ала, яшь чикләүләре юк.

 Конкурс эшләрен «ВКонтакте»дагы «Саба таңнары»ның официаль аккаунтына яисә +7 904 713 4406 (Телеграм номерына) җибәрергә мөмкин.

Фотолар “Саба таңнары”ның saby-rt.ru сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылып барылачак. Фотоны җибәргәндә исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны да күрсәтүегез сорала.

Өч җиңүчене “Генератор случайных чисел” аша билгелиячәкбез. Фотоларны кабул итү 5 мартта төгәлләнә.

 Җиңүчеләргә  райондашларыбызны тәмле ризыклар белән сыйлаучы зәвыклы “Тулпар”  ресторанына сертификатлар тапшырылачак.

Шулай итеп башладык! Сездән матур, эчтәлекле фотолар көтеп калабыз!

          


  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев