Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәрдә “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” фольклор кичәсе узды

4 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” дигән исем астында фольклор кичә уздырдылар.

2022 нче ел Россиядә Мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеле. Борынгы заманнардан сакланып калган мәдәни мирасларыбыз арасында сөлгеләр зур урын алып торалар. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары салынган.

Чара барышында сөлгегә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Һәр катнашучы үзенең сандыгында сакланучы борынгы сөлгеләрне алып килеп, аның тарихы белән таныштырды. Кичә азагында өлкәннәребез кичке уеннар уйнап күңелле ял иттеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев