Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында «Умырзая» фольклор коллективында катнашучылар өчен «Ничек яшь идек без» кичәсе узды

Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кичке утырулар оештырылды.

Чарада катнашучылар кич белән мәдәният йортында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында катнашучылар бик теләп балачакларын искә алдылар, яшь чакларында хезмәт көненнән соң утыруларга килүләре турында сөйләделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев