Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда бәрәңгеле бәйрәм уздырдылар

Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Аны тикәмәгә генә икенче икмәк дип атамаганнар.

 Иштуган мәдәният йорты белгечләре  «Аһ, бигрәк тәмле, бәрәңге!» дигән көзге бәйрәм үткәрделәр. Чара үткәннәргә күз салудан башланды. Катнашучылар Русиядә бәрәңгенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, крестьяннарны «җир алмасы» үстерү өчен ничек кызыксындырулары һәм акрынлап чит ил продуктының тәме ничек бәяләнүе турында сөйләделәр. Бәрәңге турында такмаклар һәм җырлар яңгырады.  Бәйрәмгә килүчеләрдә  «Җиләк-җимеш-яшелчә тесты» кызыксыну уятты, аның ярдәмендә барлык теләүчеләр, яраткан җиләк-җимешен яки яшелчәсен сайлап, үз холык үзенчәлекләрен белә алдылар. «Бәрәңге» викторинасы сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, бәрәңгедән әзерләнә торган бик күп ризыкларны санап чыктылар. Бәрәңге темасына конкурслар үткәрелде: «Бәрәңгене чистарт», «И озын кабык», "Кайнар бәрәңге", «Башкага бир» һ. б. кунаклар үзләре белән бәрәңгедән төрле ризыклар: бәрәңге запеканкасы, бәрәңге пәрәмәче, драниклар алып килделәр, үзләренең рецептлары белән уртаклаштылар.Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Катнашучылар  “Бәрәңгеле бәйрәм" нән күңелле, тук һәм канәгать киттеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев