Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

Май ае Кече Шыңар авылында яшәүче Рәхимулла Гатиятулла улы Гатиятуллин өчен 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, «Туган як» җәмгыяте вәкиле Фәнвирә Сөләйманова тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

Рәхимулла  Гатиятуллин  Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала үсәләр. Сугыш китергән авырлыклар аңа 3 сыйныф  кына укырга мөмкинлек бирә.  7 яше тулгач ат көтүе көтә башлый. Әтисе сугышка китеп, яраланып кайта.

Сугыш чоры балалары кебек, Рәхимулла абыйга да күп авырлыклар күрергә туры килә. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә.1951 – 1954 елларда  армия сафларында хезмәт итә. 1958 елда Теләче районы Казаклар авылы кызы Галия белән өйләнешәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.  Рәхимулла абый 46 ел колхозда  фермада  эшләп лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә  Рәхимулла  абый белән Галия апа улы һәм килене тәрбиясендә яшиләр. 3 оныклары  1оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев